ТР прокуратурасы Интернетта “Татарстан әмире”нең мөрәҗәгатен урнаштыру факты буенча җинаять эшен кузгатуны таләп итте

Видеоязмада террорчылык эшчәнлегенә өндәмәләр һәм террорчылыкны аклый торган мәгълүмат бар

 (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). ТР прокуратурасы Интернетта “Татарстан әмире”нең мөрәҗәгатен урнаштыру факты буенча эш кузгатуны таләп итте, дип хәбәр итә күзәтчелек органы матбугат хезмәте.

Видеоязмада кара маскадагы ир ел дәвамында Россия территориясендә террорчылык актларының тормышка ашырылуы, шул исәптән, кулдан ясалган ракеталар белән “Нижнекамскнефтехим” ААҖен ут астына алу турында сөйли.

Видеоязмада террорчылык эшчәнлегенә өндәмәләр һәм террорчылыкны аклый торган мәгълүмат бар. Моңа бәйле рәвештә, ТР прокуратурасы әлеге факт буенча РФ ҖК 205.2 маддәсенең 2 нче часте буенча җинаять эшен кузгатуларын таләп итте.

“Бу деструктив төркемнәрнең республикадагы милләтара һәм конфессияара тынычлыкка чираттагы тапкыр һөҗүм ясарга тырышуы, - дип билгеләде ТР прокуроры Илдус Нәфыйков. – Һәм әлеге омтылыш уңышсызлыкка дучар. Республиканың хокук саклау органнары мондый җинаятьләргә катнаш затларны ачыклауга бар көчләрен куялар. Аларны җаваплылыкка тарту – вакыт эше генә”.