ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы РФ Конституциясе көнне гражданнарны кабул итә

Гражданнарны 12.00 сәгатьтә кабул итә башлыйлар

 (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 12 декабрьдә Казанда, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында гражданнарны кабул итәләр.
РФ Президенты боерыгы буенча ел саен, 2013 елның 12 декабреннән, РФ Конституция көнендә гомумроссия гражданнар кабул итү көне үткәрелә.
Гражданнарны 12.00 сәгатьтә Павлюхин урамы, 75 адресы буенча кабул итәләр.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча кабул итүгә (843) 267-68-48 телефоны аша язылырга мөмкин.