Татарстанлы Miss Model of the World 2013 халыкара матурлык конкурсында җиңде

23 яшьлек Маргарита Павлушина конкурс сәхнәсендә милли костюм, кичке күлмәк һәм коену костюмын тәкъдим итте

  (Казань, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанга Miss Model of the World 2013 халыкара матурлык конкурсы җиңүчесе Маргарита Павлушина кайтты. Бу конкурс 25 ел дәвамында төрле илләрдә үткәрелә. Быел конкурс Кытай Халык Республикасы ярдәме белән Шеньчжень шәһәрендә узды.
Конкурста 23 яшьлек Маргарита Павлушина Татарстан Республикасын тәкъдим итте. 23 яшьлек Маргарита Павлушина конкурс сәхнәсенә милли костюм, кичке күлмәк һәм коену костюмыннан чыкты. Төрле илләрдән җыелган абруйлы жюри фикеренә караганда, татарстанлы дөньяда иң яхшы модель дип танылды. Ган, Украина, Румыния һәм Кытай модельләре конкурс вице-мисслары булган.
Конкурс айга якын дәвам итте, анда дөньяның төрле илләреннән 65 кыз катнашты. Катнашучылар Кытайның төрле шәһәрләрендә шоу-тәкъдим итүләрдә катнашты. Конкурсның төп максаты - сәламәт яшәү образын пропагандалау.
Маргарита халыкара конкурста Татарстанны беренче тапкыр тәкъдим итте. Быел ул Болгариянең Банско шәһәрендә Miss International Tourism 2013 халыкара конкурсында Гран-прига ия булган иде.
Маргарита Павлушина Казан технология университетын тәмамлаган, Казанның модель агентлыкларының берсендә әйдәп баручы модель булып тора. Ул гыйнварда старт алачак реалити-шоу алып баручысы булырга планлаштыра.