Татарстан прокуроры наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча ведомствоара киңәшмә үткәрде

Анда ТР хоку саклау органнары җитәкчеләре катнашты

  (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуроры Илдус Нафиков наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча ведомствоара киңәшмә үткәрде. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына күзәтчелек органы матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Киңәшмәдә РФ Куркынычсызлык федераль хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе вазыйфаларын башкаруы Динар Хәмитов, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин, наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе Фаяз Шабаев һәм Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Павел Николаев катнашты.
Киңәшмәдә наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш өлкәсендә закон үтәлеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Агымдагы елның декабренә оператив хезмәтләрнең уртак чаралары планлаштырылган, шулай ук киләсе елга төп эш юнәлешләре билгеләнгән.
Киңәшмәдә катнашучылар төрле ведомстволарның конструктив үзара элемтәләре – наркоҗинаятьләргә каршы уңышлы көрәш нигезе, дип билгеләп үттеләр. Республиканың хоккук саклау органнары киләчәктә дә уртак көч белән халыкка наркотик сату белән баючы криминаль структураларның юлына каршы төшәргә ниятли.