Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгы гражданнарны кабул итә

8 (843) 221-74-17 телефон номеры буенча шалтыратып, алдан язылырга кирәк

 (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгы Павел Николаев белән очрашырга теләк белдерүче гражданнарның күп булуы сәбәпле, өстәмә рәвештә гражданнарны кабул итү турында карар кылынган.
Гражданнар белән очрашулар 4 һәм 5 нче декабрьдә сәгать 13.00-18.00 Казан, Зур Кызыл урамы, 39 адресы буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгының кабул итү блүмәсендә уза.
8 (843) 221-74-17 телефон номеры буенча шалтыратып, алдан язылырга кирәк.