РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе командасы – хокук саклау органнары арасында хоккей буенча турнирда җиңүче

Турнирда җиңүчеләрне ТР прокуроры Илдус Нәфыйков котлады

 (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казанда “Татнефть Арена” комплексы бозында Юрист көненә багышланган алкалы хоккей буенча еллык турнир узды. Бу хакта РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда хокук саклау органнары: РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР прокуратурасы, ТР Югары суды, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм “Хокук саклау органнары хезмәткәрләрен яклау” оешмасы -
командалары катнашты.
РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәләре әлеге турнирда икенче ел катнашты һәм быел беренче урын яулады.

Турнирда җиңүчеләрне ТР прокуроры Илдус Нәфыйков котлады, ярышта иң көчле хоккейчы Евгений Столбунга диплом тапшырды.
Бу РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хоккей командасының беренче җиңүе генә түгел. 2013 нче елның августында РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Сочида хокук саклау структуралары командалары арасында халыкара турнирда бронза медальгә ия булдылар.