Президент аппараты һәм Татарстан Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре яңа ел корпоративларыннан баш тартты

Бу 2013 елның 17 ноябрь фаҗигасе белән бәйле

  (Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Президент аппараты һәм Татарстан Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре быел яңа ел корпоратив тантаналары үткәрмәү турында карар кабул итте.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин хәбәр иткәнчә, аппарат хезмәткәрләре шундый инициатива белдергән һәм бу 2013 елның 17 ноябрь фаҗигасе белән бәйле.
Шул ук вакытта балалар өчен яңа ел чараларына әзерлек һәм үткәрү план буенча узачак.
Искәртеп узабыз, 17 ноябрьдә “Казан” халыкара аэропортында “Татарстан” авиакомпанияенең “Боинг 737” самолеты һәлакәткә очрады. Ул Мәскәү (“Домодедово”) – Казан рейсын башкарды. Борттагы 44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы шунда ук һәлак булды. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен тикшерү дәвам итә.