Иртәгә Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак

Урыны белән буран һәм көчле җил булуы көтелә

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында буран һәм көчле җил булуы көтелә, дип кисәтә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

3 нче декабрь көнне Республика буенча һәм Казанда күз күреме 1-2 кмны тәшкил иткән буран булырга мөмкин. Җил төнлә көньяк-көнбатыштан, көндез төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 15-17 метр. Республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак, алмашынучан болытлы һава булуы дип көтелә.

Һаваның минималь температурасы - төнлә һәм көндез 2-7, көннең икенче яртысында һәм кич 7-12 градус салкын. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Казанда җил төнлә көньяк-көнбатыштан, көндез төньяк көнбатыштан исәр, дип көтелә. Тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һәм иртән күз күреме 1-2 кмны тәшкил иткән буран була. Төнлә һәм көндез - 4-6 градус салкын.