Чирмешән районында быел 5166 кеше гриппка каршы прививка алырга тиеш булган

Узган ел әлеге диагноз нибары бер генә кешегә куелган

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Быел Чирмешән муниципаль районында, план буенча, грипптан бушлай профилактик прививканы 5166 районлы алырга тиеш булган. Алар арасында укучылар, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, 60 яшьтән узганнар да бар.
- Нигездә, план үтәлде,- ди район үзәк хастаханәсе табибы-эпидемиологы Альмира Гарифуллина. - Вакцина алу - ирекле гамәл.
Райондагыларның күпчелеге моңа уңай карый. Дөрес, баш тартучылар да булган. Узган ел районда бер генә кешегә “грипп“ диагнозы куелган. Димәк, профилактик прививканың файдасы бар, ди медиклар.
Бу хакта “Безнең Чирмешән” газетасы хәбәр итә.