Чирмешән карьеры республикада беренче

Быел биредә 70 мең тонна известь оны җитештерелгән

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). “Чирмешәнагрохимсервис“ җәмгыятенең известь карьеры бу елның үткән ун ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң яхшысы. Унҗиде карьер арасында җиңүче буларак, коллективка Диплом тапшырганнар.
- Быел 70 мең тонна известь оны җитештердек, шуның 29 мең тоннасын районда кулландык. Калганын күршеләр дә алды. Язгы мәшәкатьләр өчен тагын 3 мең тонна онын карьерда калдырдык,- ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.
Бу хакта “Безнең Чирмешән” газетасы хәбәр итә.