Буа җитәкчелеге районнан Казан дәүләт аграр университетында укучы студентлар белән очрашты

Әлеге вузда 80ләп буалы егет һәм кыз белем ала

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Буа муниципаль районы җитәкчелеге яшь белгечләрне районга кайтырга “кодалауны” дәвам итә. Соңгы очрашу Казан дәүләт аграр университетында булды.
Әлеге вузда 80ләп буалы егет һәм кыз белем ала. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, аларга мөрәҗәгать итеп:
- Терлекчелек, игенчелек – мөһим өлкә. Хөкүмәт авыл турында онытмый, төрлечә ярдәм күрсәтә, уңайлы программалар тәкъдим итә. Җиң сызганып эшлә генә. Туган ягыбызның киләчәген сез кайгыртмасагыз, кем уйлар. Яшәү, эшләү өчен уңайлыклар тудырырга тырышырбыз, кайтыгыз гына, - диде.
Үзе дә әлеге уку йортында агроном белгечлеге алып чыккан “Коммуна” җәмгыяте җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов үзләренә икътисадчы, агроном, инженер кирәклеген әйтте.
- Хезмәт хакы ай саен түләп барыла. Кайтучыны торак белән тәэмин итәчәкбез. Практикагызны бездә үтегез, үзен яхшы яктан күрсәтүчеләргә хез-мәт хакы түләү мәсьәләсен дә карый алабыз,- диде ул. “Авангард”ка да агроном, инженер кирәк.
Әлеге агрофирма директоры урынбасары Расыйх Яфизов та булачак белгечләр белән элемтәдә торырга теләк белдерде.
Уку йортының укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры Булат Җиһаншин Буаның егет-кызларын активлыклары, үзешчән сәнгатьтә, спортта катнашып килүләре өчен мактады.
- Буалылар кебек уку йортына шәхсән килеп, районның авыл хуҗалыгы өчен кадрларны кайгыртып йөрүчеләрнең бүтән булганы юк әле. Студентларыбызга, аларның белемлегенә шул рәвешле зур ышаныч күрсәтелә. Без моңа бик шат, - диде ул.
Бу хакта “Байрак” газетасы хәбәр итә.