Уфа мэры вазифаларын башкаручы билгеләнде

Шәһәр башлыгын билгеләү өчен тиешле конкурс процедураларын уздырганга кадәр, әлеге вазифалар Радмил Мөслимовка йөкләнгән.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанның Уфа шәһәре администрациясе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Радмил Мөслимов билгеләнде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Радмил Мөслимов моңа кадәр шәһәр башлыгының беренче урынбасары вазифаларын башкара иде.

«Катлаулы эпидемиологик вазгыять булу сәбәпле, шәһәр советы утырышы дистанцион форматта узды. Уфа администрациясе башлыгы вазифаларын, тиешле конкурс процедураларын уздырганга кадәр, Радмил Мөслимов башкарачак», диелә хәбәрдә.

Радмил Мөслимов 1977 елда Чишмә авылында туган.

  • 29 октябрьдә, авыруга каршы 35 көнлек көрәштән соң, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин пневмония һәм COVID-19 китереп чыгарган өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булган. Бу хакта Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итә, дип язган идек.