Түбән Кама хәйрия фондына яңа бина биргәннәр

Онкология белән авыручы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен яңа йорт Юность урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Сила единства» хәйрия фондына яңа бина биргәннәр. Онкология белән авыручы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен яңа йорт Юность урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

«Без үзебезнең яңа йортка бик шат. Бу бинаны биргәне өчен шәһәргә рәхмәт», — ди фонд эшләрендә катнашучыларның берсе Гүзәл.

Хәзер аренда өчен түләргә кирәк булмаячак. Бу чыгымнарны шәһәр администрациясе үз өстенә алды. Якын киләчәктә биредә балалар бүлмәсен җиһазландырачаклар, җыелышлар, бәйрәмнәр үткәрәчәкләр.

Хәзерге вакытта хәйрия фондына кырыктан артык бала йөри. Алар барысы да мәкерле чир — онкология белән көрәшә. Фонд рәисе Эльвира Шәйдуллина сүзләренчә, күп кенә гаиләләр әлегә кадәр күләгәдә кала, әмма алар үзләренең зур гаиләсенә барысын да кабул итәргә әзер.

«Әгәр гаилә хәйрия фондына керергә теләсә, без шат кына. Без ярдәм итәчәкбез, без саклаячакбыз, без коткарачакбыз, — ди Эльвира Шәйдуллина.

Үзәкнең тантаналы ачылышы өч атнадан соң планлаштырылган.