Минзәләдә сәүдә рәтләрендә ял итү урыннарын төзекләндерделәр

Үзара салым акчасына реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләре башкарылган.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Минзәләдә үзенчәлекле архитектураның үрнәге булган сәүдә рәтләрендә ял итү урынын реконструкцияләүнең беренче этабы тәмамланды. Үзара салым акчасына реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләре башкарылган. Бу хакта «Минзәлә-информ» яза.

Яңартылган объектта район башлыгы Айдар Сәлахов булды. Ул башкарылган эшләрне уңай бәяләде, шулай ук ел дәвамында фикер алышулар дәвам итәчәген, тагын нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеген билгеләп үтте.

«Әгәр дә без төзекләндерү эшләрен киләсе елда да үзара салым акчасына дәвам итәргә ниятлибез икән, кыш буе кешеләрдән тәкъдимнәр җыячакбыз», — диде җитәкче.

Билгеле булганча, киләсе елда чәчәклекләрдән ташлар җыеп алыначак. Ял итү урыны янәшәсендә чүлмәкләргә чәчәкләр утыртылачак. Фотосессияләр өчен урнаштырылган эскәмияләр һәм фигуралар өстенә түбә куелачак. Як-якта урнашкан кибетләр хуҗалары шулай ук яңарту буенча тәкъдимнәр алачак.