Хезмәт министрлыгы: Татарстанда бер вакансиягә ике эш кеше дәгъва итә

Быел тугыз ай эчендә республикада 38 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстанда эшсезләр саны 71 мең кеше тәшкил итә, вакансияләр базасында 43 мең буш эш урыны исәпләнә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

«Бүген шартлы рәвештә бер вакансиягә ике эшсез кеше дәгъва итә. Әлеге мәгълүмати ресурс („Россиядә эш“ — Т-и иск.) гомумфедераль булып тора, анда вакансияләр бөтен ил буенча бирелә. Шулай итеп, Татарстан халкы башка субъектларда үзенә яраклы вакансия сайлый яисә вахта ысулы шартларында эшкә урнаша ала», — диде ул.

Спикер хезмәт базарындагы вазгыять атна саен үзгәрүен, нинди дә булса вакансияләр ябыла, ә кайсылары барлыкка килүен сөйләде. Әйтик, быел тугыз ай эчендә республикада 38 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган. Димәк, шул кадәр вакансия ябылган һәм шул ук вакытта хезмәт базарында эш бирүчеләрдән яңа тәкъдимнәр барлыкка килгән.

«Нигездә, республикада эшсезлекне киметү өчен мөмкинлекләр бар. Моннан тыш, эшсезләр үзмәшгульләр сыйфатында теркәлә ала. Әлеге салым түләү режимы безнең гражданнар арасында популяр, аларның яңа һөнәр яки яңа компетенция алу мөмкинлеге бар», — дип искәртте Таҗетдинова.