2 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда май, каймак, карабодай бәясе иң арзаны, Фәрит Гыйбатдиновны татар дөньясының бөтенлеген кайгыртучы шәхес дип бәяләделәр.
Казандагы ярминкәдә Алексей Песошинны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар / ТР Премьер-министры авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрдән ярминкәдә сәүдә барышы белән кызыксынды.Ренат Закиров: Фәрит Гыйбатдинов - татар дөньясының бөтенлеген кайгыртучы шәхес / Әлеге минутларда филармония залында "Мишәр" ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлек юбилеена багышланган этник тамаша бара.Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда май, каймак, карабодай бәясе иң арзаны / Сентябрь аенда Татарстанда азык-төлек продуктлары җыелмасының шартлы (минималь) бәясе 3 466,83 сум тәшкил иткән.Тинчурин театры Зөлфәт Хәким әсәре буенча премьера әзерли / Режиссер Лилия Әхмәтова «Һәлакәткә бер адым» әсәрен сәхнәләштерә.Алексей Песошин хәрби хезмәткә багышланган «Синең сайлау!» акциясен ачты / «Казан» Гаилә үзәге янында «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итү» мәгълүмати-агитацион акциясе башланды.Марат Җәббаров: Бүген Татарстан үзен тулысынча азык-төлек белән тәэмин итә / Татарстанда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә якынча 1 мең предприятие эшли.Эльмира Кәлимуллина татар романсын һәм рэпны берләштергән клип тәкъдим итәчәк / Татарстанның атказанган артисты яңа җырга төшерелгән видеоны тиздән интернетта урнаштырачак.Авыл хуҗалыгы министрлыгы Сөт җитештерүчеләр берлеге белән килешү төзеде / "Республикада җитештерелә торган сөт сыйфаты Россия буенча аңа булган ихтыяҗны арттыра һәм экспорт өчен тотрыклы итә", - диде Артем Белов.Татарстан вәкиле Индонезиядә яшь уйлап табучылар күргәзмәсендә приз алган / Киләсе елга мондый күргәзмә Татарстанда беренче тапкыр була.