Татарстан делегациясе «Ачык Кырым» халыкара туристлык форумында катнаша

Ярымутрауга Россия төбәкләреннән туристлар җәлеп итү хакында Форум мәйданчыгында фикер алышачаклар.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан делегациясе «Ачык Кырым» халыкара туристлык форумында катнаша. Форум бүген Ялтада ачыла.

Форум мәйданчыгында ярымутрауга Россия төбәкләреннән туристлар җәлеп итү хакында фикер алышачаклар, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Форумда Татарстаннан тыш, Карачай-Чиркәс, Башкортстан республикалары, Калуга, Орел өлкәләре, Мәскәү, Севастополь шәһәрләре һ.б. төбәкләрнең делегацияләреннән тыш, Кырым кураторларының төп көндәше – Краснодар краеннан да вәкилләр катнаша. Чарага шулай ук Италия һәм якын чит илләрдән дә кунаклар килер дип көтелә.