Төркия туризм буенча иң танылган өч илнең берсе булырга мөмкин

Бүгенгә Төркия туристлар арасында популярлык буенча дөньяда алтынчы урынны били.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы 1,5-2 елда барган вакыйгалар Төркия туризм өлкәсенең тискәре үзгәрешләргә шактый тотрыклы булуын күрсәтте, диде мәдәният һәм туризм министры Нуман Куртулмаш «Анадолу» агентлыгында узган "түгәрәк өстәл" барышында. Бу хакта агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Куртулмаш дөнья икътисадындагы вәзгыятькә дә игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, дөньяда тулаем эчке продукт күләме елына уртача 2,5 процентка арта, туризм тармагының үсеш темплары исә 3,1 процент тәшкил итә. «Якындагы 10 елда тулаем эчке продукт күләмендә туризм өлеше 10нан 11,4 процентка кадәр артачак. Төркия моннан мөмкин булганча файда күрәчәк илләрнең берсе», - диде министр.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Төркия туристлар арасында популярлык буенча дөньяда алтынчы урынны били. Әмма бу җитәрлек түгел. Киләсе 10 елда Төркия туризмның иң популяр өч юнәлеше арасына керергә мөмкин.

Мәгълүмат өчен,  кичә президент Рәҗәп Эрдоган Төркиянең туризм буенча Советының 3 нче утырышында: "Туризм өлкәсендә кризис артта калды", - дип белдергән иде. Эрдоган сүзләренчә, дәүләт туризмның тотрыклылыгы өчен барысын дә эшләячәк.