Рамзан Кадыйров Ленинның гәүдәсен һәм Хаҗи-Моратның башын күмәргә тәкъдим итте

Кадыйров сүзләренчә, Ленинның гәүдәсен күмү тарихи күзлектән дөрес карар булыр иде.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров белдергәнчә, Владимир Ленинның гәүдәсен күмәргә кирәк, әмма бу хактагы хәлиткеч карарны Россия Президенты Владимир Путин кабул итәргә тиеш. Бу хакта
«Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Кадыйров сүзләренчә, Ленинның гәүдәсен күмү тарихи күзлектән караганда акыллы һәм дөрес булыр иде.

«Ленинның гәүдәсен җирләү турындагы мәсьәләне, әлбәттә, Россия Президенты Владимир Путин хәл итәргә тиеш. Минемчә, Ленинның мәетенә бик озак карадык инде, моңа нокта куярга кирәк. Революция юлбашчысын инде күптән җир куенына иңдерергә вакыт», - дип белдерде Кадыйров. Ул шулай ук Санкт-Петербург музеенда саклана торган Хаҗи-Моратның башын да күмәргә вакыт дип өстәде.

Моңа кадәр Валентина Матвиенко җәмгыятьтә әлеге проблема буенча уртак фикергә килгәч, Владимир Ленинның гәүдәсе җирләнәчәге хакында белдергән иде.

Быелның апрелендә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, россиялеләрнең 63 проценты Владимир Ленинның гәүдәсен җир куенына иңдерү яклы.