Константин Хабенский «Татар-информ» матбугат конференциясе кунагы булачак

Россиянең халык артисты Казанга «АРТХАБ» Иҗади резиденциясенең рәсми ачылышы кысаларында килә.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14.00 сәгатьтә, Россиянең халык артисты Константин Хабенский «Татар-информ» агентлыгы матбугат конференциясенең кунагы булачак.Шунысын да искәртик: Константин Хабенский Казанга «АРТХАБ» Иҗади резиденциясенең рәсми ачылышы кысаларында килә. «АРТХАБ» - яшьләргә театр, кино һәм оригиналь жанр өлкәсендәге кыю идеяләрен тормышка ашырырга һәм илдә мәдәният, сәнгать үсешенә сизелерлек өлеш кертергә мөмкинлек бирә торган проект.«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырылачак. Теләгән һәркем үзен кызыксындырган сорау бирә ала.Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү [email protected] электрон почтасы аша башкарыла.