Дәүләт Советында "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" активистларын бүләкләделәр

Салават Галиев «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан төбәк бүлеге рәисе итеп сайланды.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары, ТР Дәүләт Советында булып, республиканың югары вәкиллекле, дәүләт хакимияте закон чыгару органы эшчәнлеге белән танышты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Очрашу кысаларында күп кенә активистларны борчый торган мәсьәләләр хакында фикер алыштылар, шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашында Парламент дәресе үткәрелде.

Моннан тыш, активистларга Россия мәктәп укучылары хәрәкәте символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр, «Мин Россияне танып беләм» Бөтенроссия туристлык-туган якны өйрәнү экспедициясендә катнашучыларга бронза значоклар тапшырылды.

Форум кысаларында Активистлар слеты һәм Татарстан районнарында "Мәктәп укучылары хәрәкәте"н үстерүгә җитәкчелек итүче педагоглар конференциясе уздырылды.

«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Салават Галиев «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан төбәк бүлеге рәисе итеп сайланды.