Алты әлмәтледә «тычкан» бизгәге таптылар

Гомумән, Татарстанда бөерләрне зарарлый торган бизгәк 23 кешедә табылган.

(Әлмәт, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 19-25 октябрьгә кадәрге вакыт эчендә Әлмәт шәһәрендә 6 кешенең “тычкан” бизгәге белән авырып китүе теркәлгән, дип яза җирле басма.

Гомумән, Татарстанда бөерләрне зарарлый торган бизгәк 23 кешедә табылган. Аларның өчесе казанлы, ә дүртесе Мамадыш районы кешеләре. Чаллыда, Лениногорск, Баулы, Питрәч районнарында 2 шәр авыру теркәлгән. Биектау һәм Алабуга районнарында 1 әр кеше теркәлгән.