2 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәгариф һәм фән министрлыгына яңа урынбасар билгеләнде, "Татар балалар лидеры мәктәбе" үз эшен башлады, Сара Садыйкованы искә алу кичәсе була.

Рөстәм Миңнеханов: Тышкы сәяси вәзгыять катлаулы булса да, киләчәккә өмет белән карыйбыз./ Татарстан башкаласында Россия Федерациясе төбәкләре арасындагы тышкы элемтәләр темасына халыкара фәнни-гамәли конференция уза.



Павел Фролов Татарстан мәгариф министры урынбасары итеп билгеләнде./ Билгеләнү 30 октябрьдә булды.

Язучылар телне байрак итеп күтәрергә тиеш - Равил Фәйзуллин./ Халык шагыйре татар телен укытуга кагылышлы бәхәскә мөнәсәбәтен белдерде.



Татарстанда “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте”нә Салават Галиев җитәкчелек итәчәк./ “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” оешмасының Татарстан төбәк бүлегенә рәислеккә 3 кандидат дәгъва кылган булган.



Казанда "Татар балалар лидеры мәктәбе" үз эшен башлады./ Профильле смена "Идел"яшьләр үзәгендә 2-8 ноябрь көннәрендә узачак.

Әлфия Айдарская: Сара Садыйкова җырлары моңы, ихласлыгы, гадилеге белән кыйммәт./ Композитор Сара Садыйкованы искә алу кичәсен кызы Әлфия Айдарская оештыра.

Казан малае Адель Нәбиуллин “Дети на льду. Звезды” телепроектында өченче урын алды./ “Ростелеком” компаниясе оештырган Россиякүләм бәйгедә җиңгәч, 9 яшьлек фигуралы шуучы Татарстанның җыелма командасына кабул ителде.