Күз күреме начар булу сәбәпле, һава суднолары Казан аэропортына тоткарланып төшәчәк

Краснодар һәм Ижаудан самолетлар вакытында очып килмәде

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Күз күреме начар булу сәбәпле, һава суднолары Казан аэропортына тоткарланып төшәчәк. Краснодар һәм Ижаудан самолетлар вакытында очып килмәде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Казан” Халыкара аэропорты ААҖ матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Краснодардан самолет Казан аэропортына 2.15 сәгатьтә төшәргә тиеш булган. Әмма Краснодар метеошартлары буенча һава судносы тоткарлана. Шул ук судно 3.25 сәгатьтә башкарырга тиешле Казан-Сургут рейсы да 12.30 сәгатькә күчерелгән.
Ижаудан очып килүче самолет Казан аэропортына 9.00 сәгатькә төшәргә тиеш. Казандагы метеошартлар буенча самолет сәгать 10га кадәр тоткарлана. Шулай итеп, шул ук сәбәпләр буенча 10.20 сәгатьтәге Минеральные водыга кадәрге рейс та тоткарлана. Бу рейс 12 сәгатькә күчерлгән.
Хәзерге вакытта Казан аэропорында күз күреме 250 метр тәшкил итә, һава суднолары аэропортка тошкән очракта ул 350 метр тирәсе тәшкил итәргә тиеш.