“Бәләкәч” программасы нигезендә 40 меңгә якын сабый сөт продуктлары белән тәэмин ителә

2010 елда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы “Бәләкәч” программасын тормышка ашыра башлый. Әлеге программа өч яшькә кадәрге сабыйларны бушлай сөт продуктлары белән тәэмин итүне күздә тота

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2010 елда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы “Бәләкәч” программасын тормышка ашыра башлый. Әлеге программа өч яшькә кадәрге сабыйларны бушлай сөт продуктлары белән тәэмин итүне күздә тота. Быелга әлеге программаны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 292 миллион 506 мең сум акча бүлеп бирелә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 132 миллион сумга күбрәк. 2011 елга да республика бюджетында моннан ким булмаган сумма күләмендә акча каралырга тиеш, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов.
Әлеге программа нигезендә бушлай сөт продуктлары белән кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балалар, 2009 елда “Татарстан Республикасында халыкка социаль адреслы ярдәм күрсәтү” законы буенча сөт продуктлары алган 2 яшькә кадәрге сабыйлар һәм озак дәвамлы авырулары булган өч яшькә кадәрге нәниләр тәэмин ителә.
Айрат Фәррахов әйтеп үткәнчә, республика районнарына Яшел Үзән сөт комбинаты продукциясе 7 машинада илтеп җиткерелә. Продуктларны илтүне Диспетчер үзәге контрольдә тота. Казанда яшәүче балаларга исә “Шатлык” сөт кухнясында җитештерелә торган сөт продукциясе сөт кухнялары һәм 25 өләшү пункты аша бирелә. Сабыйларга бирелә торган продуктларга сөт катнашмалары, сөт, кефир һәм эремчек керә.
Ай саен 40 меңгә якын бала бушлай сөт продуктлары белән тәэмин ителә. “Татарстанда өч яшькә кадәрге балалар саны 121 991 белән исәпләнә. Биш ел эчендә сабыйлар саны 11 632 меңгә арта. 2011 елга нәниләр санының 15 меңгә артыр дип көтелә. Бүгенге көндә республикада өч яшькә кадәрге балалар арасында сәламәт булганнар 4 процентны тәшкил итә. 92 процентында исә балачактан ук озак дәвамлы авырулар күзәтелә. Шуңа күрә республика Хөкүмәте, сабыйларның сәламәтлеген кайгыртып, “Бәләкәч” программасын булдырырга ният кыла. Әлеге программа сабыйларны югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бернинди икътисадый кыенлыклар да әлеге программаны какшатмас”, - диде Айрат Фәррахов.