Юрист тикшерү вакытында машина йөртү таныклыгы булмаса нәрсә эшләргә икәнен аңлатты

Машина йөртү таныклыгы булмаган өчен автомобильне эвакуацияләргә тиеш түгелләр.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Әгәр юл-патруль хезмәте тикшергән вакытта машина йөртү таныклыгы өйдә онытылып калуы ачыкланса, беренче чиратта әлеге хәлне аңлатырга тырышырга кирәк.

Мәскәү адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов белдергәнчә, мондый хокук бозу өчен 500 сум штраф яки шелтә белдерү каралган. Бу хакта РИА Новости яза.

Бу очракта әгәр салонда машина йөртү таныклыгы булган башка кеше бар икән автомобильне ул йөртә ала. Яки тикшерү урынына документларны алып килгәннәрен көтәргә кирәк.

Машина йөртү таныклыгы булмаган өчен автомобильне эвакуацияләргә тиеш түгелләр.