Уфада Укытучылар даны аллеясы булдырылачак

Өлкән сыйныф укучылары үзләренең мөгаллимнәре белән Укытучылар даны аллеясына нигез салачак.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Уфаның Октябрь районында «Беренче укытучыма» скверында Укытучылар даны аллеясы булдырылачак.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, яңа җәмәгать урыны «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» төбәк проекты ярдәмендә барлыкка килгән.

«2 октябрьдә скверда экология акциясе булачак. Өлкән сыйныф укучылары үзләренең мөгаллимнәре белән Укытучылар даны аллеясына нигез салачак. Чыршы, каен, юкә һәм миләш агачлары яңа скверны бизәячәк», — дип сөйләделәр Уфа шәһәре администрациясендә.