Инвалидларга реабилитация кирәк-яраклары алу тәртибен җиңеләйттеләр

Үзгәрешләр кертелгәннән соң, гражданнар документларның тулы җыелмасын сканер аша чыгарып тапшыра ала.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән РФ Хөкүмәте инвалидлар өчен реабилитация хезмәтләре һәм техник чаралар алу тәртибен җиңеләйтте.

Әлеге карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

«Хәзер дистанцион рәвештә бары тик гариза гына җибәреп була. Шуннан соң теге яки бу хезмәтне алуга хокукны раслый торган документларның төп нөсхәләрен социаль яклау органнарына кеше барыбер үзе алып килергә тиеш. Порталның яңа сервисы бу процессны җиңеләйтәчәк», — диелә хәбәрдә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, үзгәрешләр кертелгәннән соң, гражданнар документларның тулы җыелмасын скан рәвешендә тапшыра ала, чыгымнарга компенсация сораганда, акча гаризада күрсәтелгән счетка автомат рәвештә күчерелә.

«Шулай итеп, мәсәлән колак аппаратлары, кресло-коляскалар, сөйләм синтезаторлары, протезлар, ортезлар, шулай ук сурдотәрҗемә һәм тифлосурдотәрҗемә хезмәтләрен, ярдәм өчен озатып йөрүче эт алырга һәм аны тәрбияләү, ветеринар хезмәт күрсәтү өчен компенсацияне кайтарырга мөмкин», — диелә хәбәрдә.