Әгерҗедә «Зонтиклар парадында» креатив идеяләр күп булды

Фестиваль төрле номинацияләрдә узды.

(Әгерҗе, 2 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗедә «Зонтиклар парады» район фестивале узды. Башта мастер-класс оештырылды.

Фестиваль «Иң креатив зонт», «Иң шаян зонтик», «Челтәрле зонтик», «Ике кешелек зонтик», «Гаилә зонты» номинацияләрендә үткәрелде.

Катнашучыларның фантазияләре бай булуы ачыкланды.