Миңнеханов Worldskills Илкүләм чемпионатында җиңгән Татарстан вәкилләрен котлаячак

Яшь профессионаллар барлыгы 169 медаль яулады.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Илкүләм чемпионаты призерлары белән очраша. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Ярышлар төгәлләнгәннән соң Президент тарафыннан призерлар һәм аларның тренерларына рәхмәт әйтү, алар белән күзгә-күз очрашу турында карар кабул ителде. Бүген Кремльдә шундый очрашу узарга тиеш, анда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак», - дип хәбәр итте спикер.

Ил җыелмасында республиканы 158 компетенция буенча 206 кеше тәкъдим итте. Алар төрле дәрәҗәдәге 168 медаль яулады.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында беренчелектә катнашучы Татарстан вәкилләре Новокузнецкида узган финалга бармады, дистанцион рәвештә генә ярышты һәм биремнәрне өйләрендә үтәде.

Ярышлар илнең барлык төбәкләрендә урнашкан көллиятләр һәм компетенция үзәкләрендә үткәрелде. Экспертлар финалистларның чыгышларын реаль вакыт режимында Ярышлар белән идарә итү үзәкләреннән күзәтте, аларның берсе «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә урнашкан иде.

Элегрәк билгеле булганча, Татарстан WorldSkills Илкүләм чемпионатының призеры дип табылды. Республика чемпионатта катнашучылар туплаган баллар саны буенча Мәскәүдән генә калышты.