news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Россиядә гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү сиреналары «телгә» киләчәк

Хәбәр итү системалары гражданнар оборонасы буенча гомумроссия күнекмәләре кысасында тикшереләчәк.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Россиядә гражданнар оборонасы буенча гомуми күнекмәләр кысасында гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү сиреналарын кабызачаклар. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«2 октябрьдә электр сиреналарын һәм репродукторларны эшләтү күздә тотыла. Аларны кабызуның төгәл вакыты төбәк башлыклары тарафыннан билгеләнәчәк», - дип белдерделәр ведомствода.

Хәбәр итү системалары гражданнар оборонасы буенча гомумроссия күнекмәләре кысасында тикшереләчәк. Кайбер төбәкләрдә телевидение һәм радио сигналы алыштырылачак. «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга тынычлыкны саклауны сорап мөрәҗәгать итә. Әлеге чара планлы рәвештә үткәрелә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Һәр төбәктә әлеге җирлеккә хас гадәттән тыш хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклегенә игътибар биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100