Теләчедә "Дуслык" чишмәсен ачтылар

Чарада район җитәкчеләре дә катнашты.

(Теләче, 2 октябрь, "Татар-информ", "Теләче-информ", Эльмира Котдусова). 1 октябрьдә Теләче авылында "Дуслык" чишмәсен ачтылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тантаналы чарада район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич оешма җитәкчеләре, район халкы катнашты. Район башлыгы чишмәне эшләүдә катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде.