Татарстанда төбәк юллары участокларын федераль милеккә тапшыру карала

Участокларны тапшыру төбәк бюджетыннан йөкләнешне киметәчәк, диде «Идел-Нократ юллары идарәсе» башлыгы Илдар Минһаҗев.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда төбәк автомобиль юллары участокларын федераль милеккә тапшыру вариантлары карала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Идел-Нократ юллары идарәсе» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.

«Идел-Нократ юллары идарәсе» балансына автомобиль юллары участокларын тапшыру буенча эш алып барыла», - дип сөйләде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

«Мондый бурыч Россия Транспорт министрлыгы һәм Россия автомобиль юллары идарәсе тарафыннан куелган. Ульяновск, Чувашия һәм Марий Эл автомобиль юлларының төбәк автомобиль юлларын федераль милеккә тапшыру буенча эш алып барыла. Биредә документлар әзерләнә. Шуның аркасында төбәк бюджетыннан йөкләмә алына», - дип аңлатты ул.

Илдар Минһаҗев сүзләренчә, Татарстанда да автомобиль юллары участокларын федераль ведомство балансына тапшыру вариантлары карала.

«Әлегә бу без Россия автомобиль юлларына җибәрергә тиешле фикер алышу һәм тәкъдимнәр генә. Киләчәктә бу Казан – Малмыж – Киров, Казан – Самара, Ижевск – Самара трассалары булырга мөмкин. Аларны төбәкләрдән федераль милеккә тапшыру карала. Төбәк әһәмиятендәге юлны федераль дәрәҗәгә күчерү өчен ике субъект башкаласы арасында юл турыдан-туры тоташтырылырга тиеш», - диде ул.

  • Татарстанда, Чувашстан, Марий Эл һәм Ульяновск өлкәсендә «Идел-Нократ юллары идарәсе» хезмәт күрсәтә торган федераль юлларның гомуми озынлыгы 1921,7 километрга җитә.