Татарстан Россиядә паллиатив медицина ярдәмен үстерү буенча сынау төбәге булачак

Гомумроссия халык фронты тарафыннан әзерләнгән план хәзерге вакытта төбәкләрдә килештерү процедурасын уза.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Гомумроссия халык фронты 2020-2024 елларда Татарстанда паллиатив медицина ярдәмен үстерү өчен индивидуаль программа әзерләде. Республика белән бергә, Россиянең тагын 24 төбәге сынау субъектлары арасына керде. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

«Гомумроссия халык фронты тарафыннан әзерләнгән план хәзерге вакытта төбәкләрдә килештерү процедурасын уза», - диелә хәбәрдә.

Татарстаннан тыш, аерым алганда, Мәскәү һәм Калининград өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре, Кабарда-Балкар, Төньяк Осетия һәм Дагыстан республикалары сынау субъектлары буларак сайлап алынды.

Экспертлар сайлап алынган төбәкләрдә булып, ярдәм күрсәтү системасын булдыру буенча тәкъдимнәр формалаштырды. Әйтик, Федерация субъектларына күчмә паллиатив ярдәм бүлекләре ачарга тәкъдим ителде.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Казанда белгечләр паллиатив пациентларга ярдәм күрсәтү өчен Татарстанда күчмә бригадалар оештырырга, паллиатив һәм хоспис бүлекләре челтәрен үстерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән.