Танылган табибә Динә Табиева Дуслык ордены белән бүләкләнде

Динә Табиеваның 90 яшьлек юбилее уңаеннан Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин телеграмма юллаган.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин медицина фәннәре докторы, хезмәт ветераны Динә Табиевага «Дуслык» ордены тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Югары бүләк «Сәламәтлек саклау тармагы үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык фәнни эшчәнлек өчен» тапшырылды. Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Беренче Президенты һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Динә Табиега юбилей уңаеннан котлау телеграммалары юллаган.

Бүген Динә Табиева үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа 90 яшь тулды. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узган. Аны котларга хезмәттәшләре, дуслары һәм Табиевларның зур гаиләсе килгән. 

Алар арасында өлкән абыйсы - генерал-полковник Рәсим Акчурин белән танылган кардиохирург Ренат Акчурин, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - Мәскәүдәге вәкиллеге директоры Азат Ягъфәров, Мәскәү Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов һәм башкалар бар.

  • Динә Табиева - совет, Россия неврологы. Медицина фәннәре докторы (1981), профессор (1982), ТАССРның атказанган табибы (1980). Ул Фикрәт Табиевның хатыны. 32 яшендә Табиев КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып, егерме елга якын бу вазифаны башкара.