Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы итеп Исмет Эрикан билгеләнде

Быел июль аенда элеккеге Генераль консул Әхмәт Садыйк Доган вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итте.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Төркиянең Казандагы Генераль консулы итеп Исмет Эрикан билгеләнде. Бу хакта мәгълүмат Twitterда консуллыкның рәсми битендә урнаштырылган.

«Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан 2019 елның 1 октябреннән үз вазифасына кереште», - диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, 2019 елның июлендә Төркиянең Казандагы элеккеге Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган вазифасыннан китәргә карар кылуы турында игълан иткән иде.

«Казанда минем вәкаләтләр срогы тәмамланды. Берничә атнадан Төркиягә кайтам. Бу сезнең өчен сюрприз. Мин киләсе Генераль консуллар Россия-Төркия һәм Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә үз өлешләрен кертәчәгенә ышанам. Казан безнең өчен бик мөһим», - диде ул.