Саба районында урман хуҗалыгы ветераннары экскурсиядә булды

Истәлекле урыннарда йөргәннән соң кичке бәйрәм ашы оештырылды.

(Саба, 2 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Соңгы көннәрдә Саба районының Лесхоз бистәсенең тарихи һәм табигый истәлекле урыннарында, музейларында туристлык маршруты буенча йөрүче өлкәннәрне кабул итәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Узган атнада Лесхозда төрле елларда Урман хуҗалыгы министрлыгында эшләгән ветераннар да эскурсиядә булды. Казаннан килүчеләрне Саба урманчылыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин, мөһим һәм перспективалы тармакның булачак алмашчылары – яшь урманчылар нәфис сүз, ипи-тоз белән каршы алды.

Республиканың урман хуҗалыгын үстерү өчен хезмәт куйган ветераннарга үз тармаклары эшчәнлеге нигездә таныш булса да, алар лаеклы ялга чыкканнан соң Саба урман хуҗалыгы зур үзгәрешләр кичерде.

2012 елда ачылган Европада иң зур автоматлаштырылган питомник булып саналган, уникаль селекция-орлыкчылык үзәге, мәсәлән, һәр миллион төп кәлшәлек теплицалары, компьютерлы җитештерү корпусы, фәнни лабораториясе белән күпләрне җәлеп итә. Үзәк эшчәнлеге белән аның директоры Руслан Газизов таныштырды.

Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына күчкәч, ветераннар көче белән истәлек агачлары – барлыгы 10 савыр үсентесе утыртылды. Оранжереягә кереп, җимеш бирүче банан агачы, хуш исле розмарин, ике метрга җитеп килгән бамбук һәм башка субтропик үсемлекләр арасында йөрүдән дә рухи кичерешләр алдылар ветераннар. 

Истәлекле урыннарда йөргәннән соң кичке бәйрәм ашы оештырылды, ветераннар урман хуҗалыгында эшләгән елларын, шатлыклы һәм кызыклы вакыйгаларны искә төшерде. Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, министрлык каршындагы иҗтимагый совет рәисе Илгиз Зарипов ветераннарга урман комплексы файдасына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.