Новосибирскида "Супер әби" конкурсы була

Катнашучылардан гаризалар 6 октябрьгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”).12 октябрь көнне 15.00 сәгатьтә Новосибирск шәһәрендә. Г.Заволокин исемендәге милли-мәдәни үзәктә “Супер әби — 2019” өлкә конкурсы узачак. Катнашучылардан гаризалар 6 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста "Гаилә традицияләре” визит карточкасы, “Татар такмаклары " музыкаль конкурсы, "Сабый теле белән" конкурсы, татар ашлары һәм иҗади номерлар булачак.

Барлык катнашучыларга да бүләкләр бирәләр. Шулай ук конкурстан соң чәй өстәле дә булачак. "Сезне үзегез әзерләгән милли татар ризыклары белән көтәбез", - ди оештыручылар.