Машина йөртүче хатын-кыз Түбән Кама инспекторларына рәхмәт хаты юллаган

Алар аның машинасының тәгәрмәчен алыштырып биргән.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе адресына Надежда Шәмсиевадан рәхмәт хаты килеп ирешкән. Юлда барганда, машинасының тәгәрмәче тишелү сәбәпле, ул авыр хәлдә кала. Аңа ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәм иткән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Вакыйга Түбән Кама-Чистай юлында Борок авылы янында була. Надежда Шәмсиева үзенең Hyundai Getz автомобиле белән идарә иткәндә, машинада ниндидер төзексезлек сизеп ала һәм тизлекне киметеп туктый, авария сигнализациясен кабыза. Автомобильне карап чыккач, тәгәрмәч тишелгәнен ачыклый.

Бу хәл юлның тар җирендә, алдагы машинаны узу тыелган урында була. Тиз арада арттан машиналар җыела башлый. Юл-патруль хезмәте инспекторлары Радик Сәлимов һәм Илсур Әһлиев машина йөртүче хатын-кызга ярдәмгә ашыга, алар аның машинасының тәгәрмәчен алыштырып бирәләр.

«Минем янга юл-патруль хезмәте экипажы килеп туктагач, күңелгә җиңел булып китте. Тынычланып куйдым. Яхшы, гадел һәм игелекле, ярдәмчел һәм гади күңелле кешеләр бар», – дип искә ала үзенең мөрәҗәгатендә Надежда Шәмсиева.