Казанда сәүдә үзәгендә хатын-кызлар маммологларда бушлай тикшеренә алачак

Акция хатын-кызларга күкрәк рагын мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау мөһимлеген аңлатуга юнәлдерелгән.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанның МЕГА сәүдә үзәгендә #ЯПРОШЛА социаль акциясе узачак. Анда хатын-кызлар онколог-маммологларда бушлай тикшеренә алачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция хатын-кызларга күкрәк рагын мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау мөһимлеген аңлатуга юнәлдерелгән. Төп максат – хатын-кызларга табибларда даими тикшеренеп торырга этәргеч бирү.

Хатын-кызлар махсус җиһазланган кабинкаларда УЗИ тикшеренү дә уза алачак. Табиблар талоннар буенча кабул итә. Аларны сәүдә үзәгендә сәгать 10.00-15.30 да алып булачак.

  • Сөт бизләре рагы гүзәл затларда барлык онкологик авырулар арасында беренче урында. I – II стадияләрдә вакытында ачыкланган рак 90-95 процент очракта дәвалана.