Казан һәм Санкт-Петербург компанияләре уртак проектлар турында фикер алышты

“Нью Джет” ҖЧҖ 2008 елдан бирле төзелеш һәм проектлау буенча алдынгы технологияләрне уңышлы куллана.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Казанның “Нью Джет” һәм Санкт-Петербургның “Петербург-Дорсервис” АҖ компанияләре арасында үзара файдалы хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итә.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин “Петербург-Дорсервис” АҖ генераль директоры урынбасары Анатолий Пичугов һәм “New Jet” компаниясе генераль директоры урынбасарлары Лев Беккер һәм Айрат Нәҗмиев белән очрашты.

1991 елдан бирле “Ленинград-Дорсервис” компаниясе шәһәр урамнарына капиталь ремонт ясау эшләрен башкара.“Дорсервис” предприятиеләре төркеме юл тармагында инженерлык эшләре, проектлау, төзелеш контроле, инжиниринг хезмәтләре кебек бөтен проект-тикшеренү эшләре комплексын башкара.

“Нью Джет” ҖЧҖ 2008 елдан бирле төзелеш һәм проектлау буенча алдынгы технологияләрне уңышлы куллана.