«Бердәм Россия» Татарстанда өлкәннәр өчен «Сәламәтлек мәктәбе»н башлады

Партия активистлары мәгълүматларына караганда, республикада даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче өлкәннәр саны арта.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары советы һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» активистлары Россиядә «Сәламәтлек мәктәбе» масштаблы проектын башлап җибәрделәр. Аның кысаларында өлкәннәргә туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча белгечләр консультация бирәчәк. Проект Россиянең 34 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да тормышка ашырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан районнарында өлкәннәр өчен спартакиада һәм ярышлар уздырганда, катнашучылар саны күбәя, ә өлкән буынның спорт белән актив шөгыльләнү теләге арта бара. Өченче буын яшьтәге катнашучылар урта яшьтәге вәкилләргә караганда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән очраклар да булды», - диде Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров.

Парламентарий фикеренчә, «Сәламәтлек мәктәбе» проекты актив татарстанлылар – өченче буын вәкилләре арасында популяр булырга тиеш.

Россия Дәүләт Думасында Татарстанның тагын бер вәкиле – Әлфия Когогина игътибарны дәүләт дәрәҗәсендә актив озын гомер һәм лаеклы картлык өчен шартлар тудыру кирәклегенә юнәлтте.

«Бердәм Россия» тарафдарлары Үзәк советы рәистәше Сергей Боярский хәбәр иткәнчә, «Сәламәтлек мәктәбе» беренче тапкыр Башкортстанда партия тарафдарлары тарафыннан гамәлгә ашырылган. Уңышлы тәҗрибәне федерациянең башка субъектларында масштаблы җәелдерү турында карар кабул ителде.