2 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Ирада Әюпова Сочида Тукай һәм Казан Кремле турында сөйләде, «Татар-информ» #МӘҺДИЕВ флешмобын башлый, Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алу кичәсе була.

Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы итеп Исмет Эрикан билгеләнде / Быел июль аенда элеккеге Генераль консул Әхмәт Садыйк Доган вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итте.

Татарстан Россиядә паллиатив медицина ярдәмен үстерү буенча сынау төбәге булачак / Гомумроссия халык фронты тарафыннан әзерләнгән план хәзерге вакытта төбәкләрдә килештерү процедурасын уза.

Социаль челтәрләрдә "Татарча диктант - 2019" рәсми аккаунтлары барлыкка килде / "Татарча диктант"ны быел 19 октябрьдә язачаклар.

II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенә старт бирелде / Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт.

Мостай Кәримнең кызы шагыйрьнең шәхси әйберләрен Уфадагы Тарих музеена тапшырды / Музей ачылу уңаеннан балалар китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы Мостай Кәрим китапларыннан күргәзмә оештырды.

Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак / Җырчы истәлегенә концертлар циклын Рәшит Ваһапов фонды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештыра.

«Татар-информ» #МӘҺДИЕВ флешмобын башлап җибәрә / Флешмобта Мөхәммәт Мәһдиевның «Торналар төшкән җирдә» әсәреннән өзекләр укыла.

Динә Гарипова Казан укучылары алдында яңа альбом тәкъдим итте / Җырчының татар телендәге пластинкасы «Этно» дип атала.

Әлбир Крганов: Сириядә мөселман галимнәренең рус теле белән кызыксынуы арта / Сирия мәктәпләрендә икенче чит тел сыйфатында рус телен укытырга ниятлиләр.

Ирада Әюпова «Валдай» клубында Тукай һәм Казан Кремле турында сөйләде / Сочида Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Ренат Еникеев һәм яшь композитор Эльмир Низамовның әсәрләре яңгырады.

Татарстан командасы Самара өлкәсендә билбау көрәше турнирында икенче урын алды / Командалар арасында беренче урынны Самара өлкәсе, өченче урынны Башкортстан командасы алган.