"Күп йөзле Россия" Россиякүләм бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

Быелгы конкурска Россиянең 56 төбәгеннән 2200 иҗади эш юлланылган.
(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казанда "Күп йөзле Россия" ("Многоликая Россия") конкурсына йомгак ясала. Җиңүчеләр арасында Бурятия, Коми, Марий Эл, Саха (Якутия) Республикалары, Волгоград, Иркутск, Түбән Новгород, Самара, Смоленск, Тула, Томск, Төмән өлкәләре, Хабаровск крае, Мәскәү шәһәреннән журналистлар бар.Бәйге "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуниукацияләр агентлыгы тарафыннан 10 нчы тапкыр үткәрелә. Быелгы конкурска Россиянең 56 төбәгеннән 2200 иҗади эш юлланган. Җиңүчеләр өчен Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм башка тарихи урыннар буенча экскурсия оештырылган.Конкурсның Гран-при күләме 500 мең сум тәшкил итә.