Иртәгә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Төнлә -3 градуска кадәр суыта.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә – 3 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Һаваның төнлә минималь температурасы республикада – +2..-3, Казанда +1..-1 градус булыр дип фаразлана.

Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы Татарстанда – +4..+9, Казанда +6..+8 градус җылы булачак.