Бөгелмәдә 800 нче бала туган

"Юбилейлы" малайга Данил исеме кушканнар.
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Бөгелмәнең ЗАГС идарәсе быел дөньяга килгән 800 нче баланы теркәгән. Бу хакта җирле матбугат чарасы язып чыкты.Әти-әнисе Денис белән Ольга шәһәрнең “юбилейлы” улларына Данил исеме кушкан.