Депутатлар көзге өмәгә чыкты

Депутатлар Лядской бакчасын тәртипкә китерде

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм республика парламенты аппараты хезмәткәрләре “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре белән бергә гомумшәһәр өмәсенә чыкты.
Депутатлар (бу шимбә иртәсендә аларның күбесе Лядской бакчасына гаиләләре белән килгән иде) бакчадагы коелган яфракларны һәм чүп-чарны җыештырды, шул рәвешле яшьләрнең яраткан ял итү урынын алда торган кышка әзерләде.
Лядской бакчасында оештырылган өмәгә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары – партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе В.Бударин һәм ТР Дәүләт Советы секретаре Л.Маврина килгән иде. Алар елның-елында өмәгә яхшы кәеф белән чыгуларын әйтте.
“Без ел саен өмәгә әлеге бакчага чыгабыз. Бу бәйрәм безнең өчен күркәм гадәткә әверелде, без элек-электән килгән традицияләрне дәвам итәбез. Табигатьтә эшләү безнең өчен канәгатьлек һәм шатлык китерә. Кешеләр шәһәрне чистарак итү кирәклеген тоеп эшли. Паркны кышка әзерләргә кирәк”, - диде В.Бударин.
“Без язын да, көзен дә өмәгә яхшы кәеф белән чыгабыз. Безнең хезмәтебезнең, һичшиксез, кирәге чыгачагына һәм шәһәр халкын шатландырачагына ышанам. Бу чиста аллеяларны күрү барыбызның да кәефен күтәрә”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы секретаре Л.Маврина.