Узган 9 айда тимер юлда пассажирлар ташу 11 процентка кимегән

Пассажирлар әйләнеше дә якынча 11 процентка кыскарган
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында илнең тимер юлларында 885,6 млн. пассажир ташылган. 9 айда хезмәт күрсәтелгән пассажирлар саны, узган елның шул чорына караганда, 11 процентка кимрәк. Ерак араларга поездларда сәфәр кылучылар саны якынча 10,7 процентка, ә шәһәр яны электр поездларыннан файдаланучылар -11 процентка азайган.

Сентябрь ае күрсәткечләренә килгәндә, быел 2008 елның сентябренә караганда, пассажирлар саны якынча 13 процентка кимегән (барлыгы 99,8 млн. кеше). Пассажирлар әйләнеше дә узган 9 ай эчендә якынча 11 процентка кыскарган. Бу хакта “Россия тимер юллары”ның рәсми сайты хәбәр итә.