Министр А.Шәфигуллин һөнәри уку йортларында үсешкә, камилләшүгә омтылыш югары дип саный

Урта һөнәр уку йортлары – Казан нефть химиясе колледжы, 123 нче һөнәр лицее, Халыкара сервис колледжын карап йөргәннән соң ул шундый фикер белдерде

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин урыннарда карап, якыннан танышып йөргән урта һөнәр уку йортлары – Казан нефть химиясе колледжы (19 нчы һөнәр лицее), 123 нче һөнәр лицее, Халыкара сервис колледжы (115 нче һөнәр лицее) – 2007-2008 елларда “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты конкурсында җиңеп грант алган 23нең 3се һәм һәркайсы үз тармагында әйдәп баручы уку йорты санала. Министрны исә грант акчаларының ни рәвешле сарыф ителүе, аның нәтиҗәлелеге һәм укытучылар, укучылар күзлегеннән проблемалар, ихтыяҗлар кызыксындырды.

 

            Казан нефть химиясе колледжында аппаратчы-оператор, лаборант-аналитик, технологик суырткычлар һәм компрессорлар машинисты, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь, слесарь-ремонтчы, суд секретаре кебек башлангыч һәм органик матдәләрнең химик технологиясе, технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру кебек урта һөнәри белем бирелә. Бу уку елында анда 177 кеше кабул ителгән, нәтиҗәдә, барлыгы 432 студент һөнәр ала. Моның өчен анда заман техникасы (интерактив такта, метрологик һәм эксперименталь җиһазлар, 31 микроспоп, шул исәптән электрон микроскоп һ.б.) белән җиһазландырылган 19 кабинет, 5 остаханә, Интернетка һәм бердәм челтәргә тоташтырылган 15әр урынлы 2 компьютер классы, яңартылган китапханә, музыкаль инструментлары булган актлар залы, тренажерлары һәм спорт киемнәре, инвентарьлары булган спорт залы һ.б. булдырылган. “Казан оргсинтез” ААҖ бу колледжның база предприятиесе булып санала. Быел укуын тәмамлаган 150нең 60ы шушы заводка эшкә керсә, 45е Казан дәүләт технология университетында укуын дәвам иттерергә булган. “Грант алуга, ремонтка тотындык, менә 70 миллион сум акча китте, аның каравы, нинди шәп мохит булдырылды: балаларның да, укытучыларның да күңеле күтәрелә. Белгечлеге буенча эш таба алмау сәбәпле, югары белем алганнар арасыннан безнең колледжда яңа белгечлеккә укучыларыбыз бар хәтта. Заводтагылар белән килешеп, балалар өйрәнсен өчен яңа җиһазлар алдырдык, кайсылары анда әлегә кулланылмый да, ягъни бераз заводтан алдарак барабыз булып чыга”, - дип зур канәгатьлек белән сөйли колледж директоры Әсәдулла Садыйков. Аның сүзләренчә, колледж ел саен 1,5 млн. сумлап мәгариф хезмәтләре күрсәтү юлы белән акча эшли, аның бер өлеше укытучыларның хезмәт хакын күтәрүгә, калганы эчке кирәк-яракларга тотыла.

 

“С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсе” ААҖнә 123 нче һөнәр лицее директор Нәфис Таҗиев җитәкчелегендә очкыч аппаратларны җыючы-слесарь, очкыч аппаратларның электр җиһазларын монтажлаучы, электрон-хисап машинасы операторы, автомеханик, токарь, электр белән эретеп ябыштыручы, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, секретарь-референт, столяр, диспетчер хезмәте операторы, фрезерчы кебек квалификацияле кадрлар әзерли. Фрезерчылар программа белән идарә ителә торган ябык типтагы станок-автоматларда дюраль, латунь, пыяла, тимер кебек материаллардан детальләр ясарга өйрәнә, лицейның өлкән мастеры Анатолий Давыдов сүзләренчә, детальләрнең моделе электрон рәвештә әзерләнгәнгә, кимендә 1 елда өйрәнәсен яшьләр 2 айда үзләштерә, өйрәнү урыннары бик пөхтә. Очкыч детальләрен клепкалау әлегә кадәр автоматлаштырылмаганлыктан, анысы кул эше һәм күп көч, һәр хәрәкәт төгәллек таләп итә.

 

Ләкин биредә кимчелекләр дә юк түгел һәм министр аларны бик тиз табып алды: токарьлыкка өйрәтү цехында салкын һәм бина шактый зур, А.Шәфигуллин инфракызыл нурлар ярдәмендә “нокталы җылыту” системасы көйләргә, ә производствога тәңгәлләштереп җиһазландырылган өйрәнү цехларының диварларын һәм станокларны ачыграк төсләргә буярга киңәш итте. Форсаттан файдаланып, җитәкчелек ремонт эшләренә кимендә 5 млн. сум акча кирәклеге турында гозерен белдерде һәм яклар үзара аңлашу тапты сыман. Министр игълан иткәнчә, 123 нче лицей, башкалардан аермалы буларак, гомумбелем бирүгә лицензия алган, димәк, укучылар урта белем ала, Бердәм дәүләт имтиханын шушында ук тапшыра һәм лицейдан соң да белем эстәвен дәвам итү мөмкинлегенә ия була. Шулай да, һөнәр лицее укучылар туплауны 61 процентка гына үтәгән, быел дәүләт заказы буенча 325 урынына 190 укучы гына кабул ителгән. Дөрес, министрлыктан алынган мәгълүмат буенча, башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларына 25 декабрьгә кадәр укучылар кабул ителә әле.

 

Халыкара сервис колледжына барган арада министр А.Шәфигуллин: “Элегрәк башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучыларны сөйләштереп булмый иде, башларын иеп, мәҗбүр ителгәннәр сыман, бер ноктага текәлеп тора иделәр, хәзер шуның нәкъ киресе. Аларның укып бетергәч тә эшкә урнаша, алга таба белем алуын дәвам иттерә ала торган һәм хезмәт базарында ихтыяҗлы һөнәр үзләштерүләренә ышанычы зур, уку шартлары яхшы, яшьләр теләп килә”, - дип фикерләре белән уртаклашты.

 

Чыннан да, Халыкара сервис колледжының кайбер бүлекләренә быел 1 урынга 4әр, 2шәр кеше дәгъва иткән, аларны аттестатлар буенча сайлап алырга туры килгән. Министр фикеренчә, Универсиадага бәйле объектлар күпләп төзелгәнгә, Казанда сервис юнәлеше үсеш алачак һәм шундый белгечләргә ихтыяҗ булачак. Бу колледж повар һәм кондитер, сатучы һәм контролер-кассир, парикмахер, администратор, официант һәм бармен, иминиятлек агенты, транспортта коммерсант кебек башлангыч һөнәри белем һәм җәмәгать туклану продукциясе технологиясе, туризм, косметика һәм визаж сәнгате, коммерция (алары тармаклар буенча), кунакханә сервисы кебек белгечлекләр буенча урта һөнәри белем бирә. Укучылар исә биредә укырга теләү сәбәпләренең берсе буларак киләчәктә хезмәт хакының югары булачагы кызыктыруын яшерми.

 

Директор Фәридә Ковалева сүзләренчә, колледжның стратегик партнерлары исәбендә “Бәхетле-1”, “Эдельвейс”, “Корстон-Казан”, “Казан ЦУМы”, “Мегга” һ.б. сәүдә үзәкләре, “АМО” һәм “Булгар” кунакханә-ресторан комплексы, “Сафар-отель” рестораны, Казан шәһәре һәм ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе, Казан дәүләт технология университеты, “Татспиртпром” ААҖ һ.б. бар. Уку йортында заманча 9 лаборатория, 3 уку полигоны һ.б. булдырылган, тәм академиясенә кадәр бар. Хәзерге вакытта анда 815 егет һәм кыз осталыкка өйрәнә, быел укуын тәмамлап чыкканнарның һәммәсе дә эшкә урнаша алган. Бюджеттан тыш эшчәнлектән керем күләме 678 мең сумнан 1,7 млн. сумны да узып киткән. Колледж педагоглары һәм хезмәткәрләре Германия, Финляндиягә барып белемнәрен камилләштереп кайткан. Алга таба чит илләр белән укытучылар, студентлар алмашу, стажировкалар үтү күздә тотыла.

 

Министр А.Шәфигуллин фикеренчә, әлеге һөнәри уку йортларында үсешкә, камилләшүгә омтылыш югары. Алар исә үз тармакларында башкаларны ияртеп-әйдәп барырга тиешле локомотив ролен башкарачак, матди-техник база  һәм укыту технологияләренең яңалары нәкъ менә шушында сыналачак.