Коррупциягә каршы көрәшне яхшырту өчен урыннарда финанслардан башка резервлар да җитәрлек

Бүген Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советының Кремльдә узган утырышында урыннардагы комиссияләр эшчәнлеге фикер алышуга чыгарылган төп тема булды
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республика министрлык-ведомстволары, муниципаль берәмлекләрнең һәрберсендә бүген коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыручы комиссияләр эшли. Киңәшләшү органы буларак, аларга коррупциягә каршы көрәш буенча күмәкләп нәтиҗәле чаралар эшләү, бу эшкә хакимият органнары, бизнес вәкилләрен, җәмәгатьчелекне, депутатлар, массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итү төп бурыч итеп йөкләнгән. Урыннардагы комиссияләр шулай ук ведомстовларда һәм муниципалитетларда коррупциягә каршы программаларның үтәлешенә контроль булдырырга да тиеш. Ләкин кәгазьдә шулай язылса да, күпчелек комиссияләрнең эшчәнлеге канәгатьләндерә алмый. Шуңа да Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советында бу мәсьәләне районнарга чыгып урыннарда тикшерү турында карар кабул ителгән иде. Бүген Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советының Кремльдә ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гафаров рәислегендә узган утырышында урыннардагы комиссияләр эшчәнлеге фикер алышуга чыгарылган төп тема булды. Анда Азнакай һәм Нурлат районнары җитәкчеләре үзләрендәге комиссияләр эшчәнлеге хакында хисап тотты. Соңрак бу районнарда Республика советы уздырган тикшерү нәтиҗәләрен совет әгъзасы Мария Горшунова бәян итте.

Тикшерүләр барышында Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы әгъзаларында иң күп сораулар Нурлат районы комиссиясенә карата туган. Биредә коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашырырга тиешле органның эшчәнлеге канәгатьләнмәслек дигән бәя алган. Узган ел барышында ул нибары 2 утырышын, быел 3 утырыш уздырган. Эшчәнлек нәтиҗәләре район порталында һәм ММЧ яктыртылмый, җәмәгатьчелек белән элемтә сүлпән. 2008-2009 елларда хокук саклау органнары тарафыннан районда коррупция белән бәйләнешле 5 җинаять ачыкланып, эш судка җибәрелгән. Шуның 4 очрагы җирле үзидарә советлары депутатлары белән бәйләнешле. Җаваплы затлар тарафыннан кылынган коррупцион җинаятьләр белән бәйле теманы район комиссиясе утырышларында күтәрергә кирәк тапмаган. Мария Горшунова биредә комиссия планында каралган пунктларны үтәүче җаваплы затлар булмауга да игътибар юнәлтте. Шулай ук районда дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып-алулар буеча узыдырлган конкурслар еш кына 1 генә катнашучы белән уза. Эшләрнең шәптән тормаганын муниципаль район башлыгы Наил Шәрәпов та аңлый. Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашырырга тиешле комиссиянең эшен көчәйтү максатыннан аны үзе җитәкләргә булган.
Азнакай районы комиссиясенең эшчәнлеге, киресенчә, республика советы әгъзаларын шатландырган. Биредә комиссия ярдәме белән коррупция фактлары буенча 4 җинаять эше кузгатылган. Комиссиянең җәмәгатьчелек өчен ачыклыгы да зур. Эшчәнлек нәтиҗәләре һәрдаим районның интернеттагы порталында, җирле матбугатта яктыртылып бара. Утырышлар да айга бер тапкыр актуаль проблемалар буенча уздырыла. Район башлыгы Рафис Галиев белдергәнчә, быел төбәк комиссиясе коррупция рисклары югары булган өлкәләрне аерып алып, контрольне көчәйткән. Алар - капиталь ремонт, җир участокларын реализацияләү һ.б. өлкәләроә кагыла. Биредә халык ярдәмендә коррупция күренешләрен ачыклау эшләрен оештыру буенча да үрнәк алырлык тәҗрибә тупланган. Республика советы әгъзаларында югары бәя алуга карамастан, биредә дә әле кайбер кимчелекләр бар. Коррупциягә каршы белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны, пропаганда чараларын активлаштырасы бар. Муниципаль район җитәкчесе алдына бу мәсьәләләрне төбәк комиссиясендә карап, конкрет чаралар билгеләү бурычы куелды.

Шәһәр-районнарда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыручы җаваплы органнар бүген төрлечә аталып йөртелә. Кайдадыр ул эшче төркем формасында, кайдадыр комиссия, комитет буларак эшли. Республика советының бүгенге утырышын алып барган Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гафаров аларның барысын да коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча комиссияләр дип атау тәкъдимен кертте. Аның белдерүенчә, бүген урыннардагы комиссияләр ничек эшләүләренә карамастан, аларда эшне яхшырту теләге бар. Ул, аерым алганда, комиссияләргә төбәкләрдә гамәлгә ашырыла торган социаль программаларга контрольне тагын да арттыру бурычын йөкләде. Күп кенә коррупция фактлары нәкъ менә шундый программалар тирәсендә ачыклана. Шамил Гафаров белдергәнчә, урыннарда коррупциягә каршы көрәшкә җирле бюджетларда махсус маддә белән финанслар каралмаса да, билгеле бер суммалар бүленә ала. Тик аның фикеренчә, бу үзмаксат түгел. “Коррупциягә каршы көрәшне яхшырту өчен урыннарда финанслардан башка резервлар да җитәрлек”, - дип саный ул.

Азнакай һәм Нурлат районнарына килгәндә, бүген яңгыраган тәкъдимнәрне исәпкә алып алардагы комиссияләргә хаталарны төзәтү өчен беркадәр вакыт бирелде. Комиссияләр эшчәнлеге соңрак тагын бер кат тикшереләчәк.

Республика советы утырышында бүген шулай ук 2009-2011 елларга ТР Коррупциягә каршы стратегияне реализацияләү буенча республика программасында каралган чараларның 2009 елның беренче яртысында үтәлеше буенча хисап тыңланды.

Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советының чираттагы утырышы дәүләт хезмәткәрләрненең хезмәт вазифаларын үтәүдәге тәртибенә багышланачак.